ТР хәрби комиссариатында дәүләт хезмәткәрләренең хәрби хезмәттә булмауларының законлы булуын тикшерүне сорап хокук саклау органнарыннан мөрәҗәгатьләр саны арткан. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хәрби комиссариаты чакырылыш бүлеге башлыгы Дмитрий Гурулев хәбәр итте. Мондый хәлнеб килеп чыгуы хәрби хезмәт турындагы законга 2014 елның 1нче гыйнвареннан гамәлгә кергән төзәтмәләргә бәйле. Алар нигезендә, Хәрби хезмәттә булмаган ир-егетләргә дәүләт структурасында эшләү тыела.