Әлмәт районы медцина оешмалары җитәкчеләре психологик тренинг барышында команда булдыру теориясен һәм гамәли ягын өйрәнделәр. Тренинглар сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тәкъдиме белән республикабызның барлык дәвалау-профилактикаларында үткәрелә. Берничә көн дәвамында мондый тренингы Әлмәт медицина учреждениеләре җитәкчеләре дә үтте.
Аны психолог, бизнес-тренер, Казан дәүләт медицина университеты сәламәтлек саклау менеджменты кафедрасы укытучысы Татьяна Савельева үткәрде.