22 июль көнне Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсендә мәҗбүри медицина тикшеренүе узу һәм үткәрүнең мөһим сораулары тикшерелде. Аның эшендә ТР Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары буенча әйдәүче белгече Альбина Солтанова катнашты. Билгеле буганча, эшкә кергәндә уздырыла торган медицина тикшерүе кешенең сәламәтлек дәрәҗәсен ачыкларга тиеш. Әлмәттә мондый төр тикшеренүләр медсанчасть, район үзәк хастахәнәсе, 3 нче санлы шәһәр поликлиникасы һәм Әлмәт наркология диспансерында уздырыла, алар махсус лицензиягә ия.