2 август көнне илебездә Һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркка десантчы-хәрбиләр, һава десанты гаскәрләре ветераннары җыелды.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән хәрбиләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде. Ул һава десанты ветераннарына олы рәхмәтен әйтеп, аларның яшь буын өчен үрнәк булуын ассызыклады. Бәйрәм чарасында Әлмәтнең хәбри комиссары Ришат Сабиров, ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов та чыгыш ясадылар. Бүгенге көндә һава десанты гаскәрләрендә Әлмәтнең 24 егете хезмәт итә.
Митинг ахырында хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән десантчылар бер минут тынлык белән искә алынды, ахырдан Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.