Гиподинамия – 21нче гасыр выруы. Татарстанда гиподинамияне булдырмау ункөнлеге бара

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Гиподинамия – 21нче гасыр выруы. Гадирәк әйткәндә, гиподинамия әз хәрәкәтләнү ул. Экспертлар исәбенчә, җир шарында яшәүче халыкның яртысы шушы авырудан иза чигә. Авруның төп билгеләре: дәртсезлек, йокы килү, начар кәеф, кызып китүчәнлек, хәлсезлек, арыганлык, аппетит юклыгы, йокы начараю, эш сәләте кимү.

Тора бара гиподинамия бронхиаль асма, шикәр чире, тазару, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына да китерергә мөмкин.

Сәламәт яшисегез килсә, күбрәк хәрәкәтләнегез: җәяү йөрегез, үз этажыгызга җәяү менегез, физик күнегүләр ясагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International