Татарстан игенчеләре быел 4 млн тоннадан артык ашлык җыеп алырга ниятли. Әлегә аның 3 млн тоннасы җыелган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгы уздырган матбугат конференциясендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Татарстанда быел 2,9 млн гектар мәйданда чәчү чәчелгән. Шуның якынча 1,6 млн гектарында урып-җыю эшләре башкарырга кирәк булган. Хәзерге вакытта Татарстан басуларының 69 проценты бушап калган.
Әлеге уңышка тагын 400-500 мең тонна кукуруз да өстәлә.
Суктырылган ашлыкны киптерү өчен быел республикада яңа 30 объект төзелгән. Аларны сафка бастыру өчен хуҗалыкларга өстәмә 100 млн сум акча бүлеп бирелгән.
"Татар-информ" МА