182 млн сум - быел Татарстанда дәүләт телләрен саклау өчен шулкадәр акча каралган

2016 елның 9 августы, сишәмбе

 ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТРда 2014-2020 елларга кабул ителгән Дәүләт прогаммасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция рәвешендә республика районнары белән берлектә үтте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, милли мәгарифкә бәйле мәсьәләләр милли сәясәтнең төп мәсьәләләре булып тора. Шуңа туры китереп, республикада 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе эшләнгән.

Татарстанда дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде. Аерым алганда, быел шуның буенча 174 чара уздыру планлаштырылган булган, 140ын финанслау каралган, калган 34е министрлыклар һәм ведомстволарның төп эшчәнлеге кысаларында гамәлдә була. Программаны финанслауга быел 182 млн сум каралган булган, хәзергә шуның 99 млн сумы сарыф ителгән.

Шушы программа кысаларында аерым чаралар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән бәйле үткәрелгән. Апрельдә татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиада уздырылып, анда 12 мең мәктәп баласы һәм студент катнашкан, шул исәптән 13 чит ил вәкиле дә үзен сынап караган. Прозаиклар һәм шагыйрьләрнең “Илһам” Бөтенроссия конкурсында 2,8 мең мәктәп укучысы катнашкан.

Энгель Фаттахов шулай ук билгеләп үткәнчә, программаның мөһим юнәлешләренең берсе – рус телен популярлаштыру. Бу максаттан быел июньдә белем бирү рус телендә булмаган мәктәп укучылары арасында рус теленнән халыкара олимпиадасы уздырылды.

Киңәшмә кысаларында шулай ук Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинның районда алтакталар һәм күрсәткечләрне ТР дәүләт телләрендә әзерләгәндә закон таләпләре үтәлеше турындагы доклады тыңланды.

"Татар-тнформ" МА

(Миләүшә Низаметдинова әзерләде)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International