Татарстанның кайбер хуҗалыклары 1,5 еллык азык запасы әзерли

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстанда терлекләргә 19 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 2 центнер азык берәмлегенә күбрәк. Азыкның сыйфаты да әйбәт, дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичә уздырган матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, республикада силоска дип тагын якынча 200 мең гектар мәйданда кукуруз урасы бар. “Азык запасы буенча республикада кыенлыклар юк. Кайбер хуҗалыкларда 1,5 еллык азык тупланачак дип уйлыйм”, - диде ул.

9 август мәгълүматлары буенча, республикада мал башына иң күп азык әзерләүчеләр исемлегендә Мамадыш, Сарман, Нурлат, Апас, Кайбыч районнары. Иң азы исә Кама Тамагы, Әтнә, Алексеевский, Әлки, Яшел Үзән районнарында. 

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International