Агымдагы елның төзелеш сезоны юллар, кварталара территорияләр, велосипед юлы, урам утларын ремонтлау буенча аеруча масштаблы булуы белән аерылып тора. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр урамнары һәм юллардагы эшнең барышы белән танышты. Рейд ремонт эшләре алып барыла торган Ленин, Мәрҗәни, Белоглазов, Радищев, Чернышевский, Чехов, Островский, Фәхретдин, 8 Март, Тельман, Сөләйманова, Совет, Әминов, Җәлил, Тельман, Лермонтов, Шевченко урамнары , Төзелеш проспекты маршруты буйлап уздырылды. Айрат Ринатович һәрбер объект янында булып, эшчеләр, әлеге микрорайонда яшәүчеләр белән аралашты. “Безнең бурыч, Әлмәтне Европа дәрәҗәсендәге шәһәрләр кебек барлык юнәлешләрдә дә уңайлы итү”– диде район башлыгы очрашу ахырында.