Быел Татарстанда кайбер хуҗалыклар гектарыннан 70 центнерга кадәр уңыш алуга ирешкән. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендәреспублика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов мондый уңыш алу сере белән бүлеште.
“Соңгы елларда без орлыклар әзерләү белән җитди шөгыльләнә башладык. Быел 26 процент мәйданда элиталы орлыклар чәчелде, бу бик зур күрсәткеч. Әлеге орлыклар, гектарыннан, кимендә, ярты тоннага артыграк уңыш бирә”, - диде урынбасар.
Югары уңышның икенче сәбәбе дип ул дым саклый торган технологияләрне файдалануны атады. Моның өчен авыл хезмәтчәннәре саламны ваклатып, басуга сибә.
Илдус Габдрахманов сүзләренчә, Татарстанда ел дәвамында 500 мм чамасы явым-төшем була. Кырык ел элек бу күрсәткеч 480 мм булган. Әмма май һәм июнь айларында яңгырлар булмау сәбәпле, республика игенчеләре яңа технологияләрне файдаланырга мәҗбүр.
Хәзер авыл хуҗалыгы культураларын туендыру чыганагы һәм үсеш стимуляторы сыйфатында төрле органик ашламалар кертү киң кулланыла. Бу уңышны арттыруга сизелерлек өлеш кертә, ди министр урынбасары.
"Татар-информ" МА