ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 Татарстанда ел саен “алкоголизм” диагнозы белән диспансерларда 1,7 меңләп кеше беренче тапкыр теркәлә һәм республикада шушы авырудан интегүче 28 меңләп кеше исәптә тора.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәдә сату өчен продукциягә бәяләр тәкъдим итте. Кичә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә узган киңәшмәдә республикада 10 сентябрьдә ачылачак ярминкәләрне оештыру мәсьәләләре турында фикерләштеләр. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Министрлар Кабинеты 2016-2018 елларда халыкның финанс мәсьәләсендә грамоталылыгын күтәрү һәм республикада шушы өлкәдә белем бирүне үстерү программасын раслады. Программаны тормышка ашыруга 325,4 млн сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган күрсәтмәдә әйтелгән.

Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты  транспорт чараларын сату буенча 2016 елның 16нчы сентябрена  билгеләнгән  аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 7 машина куела.

ТР Гостехнадзоры идарәсе боерыгы нигезендә Татарстанда 5 сентябрьдә  «Частник-2016» операциясе башланды.

Соңгы арада Татарстанда билгеле булмаган затлар үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре итеп танытып, төрле сәбәпләр табып, документларның номерларын  бирүне таләп итү очраклары теркәлгән.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясендә 2016–2020 елларга мәгарифне үстерү программасы кысаларында бәйге игълан ителгән иде.

Корбан бәйрәме җитә. Ул 12 нче сентябрь дүшәмбе көнгә туры килә. Шуңа өч көн рәттән ял итәбез:10 шимбә, 11 якшәмбе һәм 12-се.

Бу ялларда җәй буе барган проектка йомгак ясалды. Әлмәткә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар килеп “Шәмсенур” паркында чыгыш ясады.

11 сентябрьдә көннең икенче яртысында Әлмәт шәһәре парклары һәм скверларында бушлай мәдәни программа тәкъдим ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International