Соңгы арада Татарстанда билгеле булмаган затлар үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре итеп танытып, төрле сәбәпләр табып, документларның номерларын бирүне таләп итү очраклары теркәлгән.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге исегезгә төшерә: фонд хезмәткәрләре фатирлар, өйләр буйлап йөрми, пенсия җыемнарын төрледәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчеренү таләп итми. Гражданнарны кабул итү бары тик Пенсия фонды идарәләренең клиентлылар хезмәтендә һәм мобиль клиент хезмәтендә генә үткәреә. Һәр хезмәткәрдә Россия Пенсия фонды эшчесе таныклыгы бар һәм ул аны, беренче таләп белән үк күрсәтергә тиеш.
Россия Пенсия фондының кайнар элемтәсе:8 800 775 54 45
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге кайнар элемтәсе: (843)279-27-27
Интернет-сайтлары: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге мәгълүматы