Россия Федерациясендә 2016–2020 елларга мәгарифне үстерү программасы кысаларында бәйге игълан ителгән иде. Ул беренче чиратта балаларның иҗади һәм фәнни потенциалын ачу, үстерүне күздә тота. Татарстан Россия Федерациясенең 17 субъекты белән беррәттән әлеге бәйгенең җиңүчесе булды. Нәтиҗәдә, республика ике технопарк ачу өчен өстәмә финанслар алачак. 2016 елның декабрь аенда Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ике технопарк ачылачак.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”