11 сентябрьдә көннең икенче яртысында Әлмәт шәһәре парклары һәм скверларында бушлай мәдәни программа тәкъдим ителә. Аерым алганда, әлеге чара Татарстанда Парклар һәм скверлар көннәре кысаларында оештырыла. Шул рәвешле, Әлмәттә бу атна якшәмбе көнне сәгать 12 дә “Яшьлек” паркында балалар өчен күңел ачу программасы бу көн чараларын башлап җибәрә. Көндезге 1дә “Шәмсинур” паркында шәһәр халкына осталык дәресләре, балалар һәм яшьләр өчен күңел ачу-уен һәм спорт программасы тәкъдим ителә, сәгать 2 гә “Әдәби ишегалды”на әдәбият-шигъриятне яратучылар чакырыла. Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында исә 3 концерт була. Сәгать 3тә “Мин бәхетле” дип исемләнгәнендә автор-башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннур Сафиуллин җырлый, 4тә “Шәһәрнең мәдәни чәршәмбесе” проектына йомгак ясала һәм татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Сафиуллин концерт куя. 18.00 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты Лилия Мулагалиева “Җыр керсен күңелгә” дигән концерт программасын тәкъдим итә.