ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 10 сентябреннән 20 ноябрьгә кадәр “Бала хокук даирәсендә” дип исемләнгән социаль видеороликларга бәйге игълан ителде.

“Россиядә эш” (Работа в России) дигән исем белән яңа интернет-портал эшли башлады. Бу портал оператив мәгълүматлар алу һәм эш эзләүчеләрне теркәү максатыннан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тырышлыгы белән булдырылган. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлен 200 сумлык акчада сурәтләнү хокукына көрәштә хуплый.

2016нчы елның 1нче сентябреннан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының  гражданнар һәм юридик затлардан документларны кабул итү һәм кайтаруның эш графигы үзгәрде


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты  муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 23 нче сентябренә  билгеләнгән  аукцион сатулар хакында хәбәр итә. 

Бүген башкарма комитетта муниципаль район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды, узган атнага йомгак ясалды.

Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты  транспорт чараларын сату буенча 2016 елның 16нчы сентябрена  билгеләнгән  аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 7 машина куела.


4
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Быел Нефтьчеләр һөнәри бәйрәмнәрен үзгә оештырдылар. 

Газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Әлмәттә “Якты кешеләр” театраль фестивале узды.

Бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International