Әлмәттә «Частник-2016» операциясе бара

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

ТР Гостехнадзоры идарәсе боерыгы нигезендә Татарстанда 5 сентябрьдә  «Частник-2016» операциясе башланды.

Ул 25 сентябрьгә кадәр барачак. Ул юлларда юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатында үзйөрешле техниканы, тракторларны һәм таккычларны тикшерүне күздә тота.

Тикшерүдә ЮХИДИнең юл-патруль службасы хезмәткәрләре дә катнаша.

Операция барышында шулай ук үзйөрешле техника йөртүчеләрнең рөхсәт итүче категория белән тракторчы-машинист таныклыклары булу, техниканың техник күзәтү үткән булуы, теркәү документлары барлыгы һ.б. тикшереләчәк. Хилафлыклар ачыкланганда закон бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак.

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International