Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арта

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда ел саен “алкоголизм” диагнозы белән диспансерларда 1,7 меңләп кеше беренче тапкыр теркәлә һәм республикада шушы авырудан интегүче 28 меңләп кеше исәптә тора.

Яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арту сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләрен дә зур борчуга сала.Узган елның профилактика уздыру максатыннан, 230 яшүсмер исәпкә алынган. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 43 процентка артыграк.

Татарстанда 4 яшүсмергә инде “алкоголизм” диагнозы куелган.

Шулай ук, республикада составында спирт булган продукцияне файдаланудан вафат булучылар саны арта бара. Белгечләр фикеренчә, соңгы 4 елда бу күрсәткеч 40 процентка үскән..

Алкогольгә каршы тору, аны дәвалау, алкоголь белән агуланган очракта дәвалану һ.б. сорауларны ТР Сәламәтлек министрлыгы оештырган (843) 272-33-11 номерлы “кайнар линия”гә шалтыратып белергә мөмкин.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International