ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт район хастаханәсе җитәкчелеге, профсоюз һәм яшьләр комитетлары балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән бергә Балаларны саклау көне алдыннан медицина учреждениесе хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларның саф һавада уйнарга һәм төрле конкурсларда катнашырга, якынрак танышырга мөмкинлекләре туды. 

Хезмәт килешүе төзимичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номера  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

атарстанга давыл якынлаша

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 29 майда, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал.

Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда яшенле яңгыр явачак.

МЧС барыбызны да сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Чараны "Стиль и совершенство" журналы оештыра. Чара 1 июнь көнне сәг.12.00 ял паркында узачак.

Яр Чаллының «Саулык» лагеренда үтүче «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика акциясендә катнашучы  район этабында җиңү яулаган балалар  әлеге ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, медицина ягыннан белемнәрен сынадылар, велосипедта фигуралы йөреп күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә призлы урыннар яуланды.

3 июньдә шәһәрнең 8 мәйданында төрле чаралар узачак.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

 29 майдан  9 июнгә кадәр Мәскәүдә   XIV «Мәскәү дусларын каршы ала" халыкара масштаблы фестиваль дәвам итәчәк. Анда Әлмәтнең "Мириданс" ансамбле дә чыгыш ясаячак. Әлмәтлеләр ансамбльгә теләктәшлек белдереп калалар һәм уңышлар телиләр.

 Әлмәт шәһәрендәге "Tennis City" спорт комплексында теннис буенча район башлыгы Кубогына ярышлар башланды.

Ил чемпионатлары белән беррәттән Россия теннисы календарендагы мөһим спорт чараларының берсе саналган әлеге турнирда  60тан артык россияле катнаша.

«РусРегионИнформ» баш интерент-портал китапханәчеләрне үзара хезмәттәшлеккә чакыра.

1 июньдә  Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы интересларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрә.Кабул итү Казанда, Павлюхин урамы 57 нче йортта узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International