Әлмәттә районның XIX чираттан тыш сессиясе һәм шәһәрнең XXI чираттан тыш утырышы үтте

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында районның XIX чираттан тыш сессиясе һәм шәһәрнең XXI чираттан тыш утырышы үтте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин, мактаулы гражданнар, шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисләре, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге начальнигы, Совет, башкарма комитеты җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы катнашты. 

Әлмәтнең генераль планына үзгәртүләр кертү көн тәртибе кысаларында фикер алышкан мәсьәләләрнең берсе булды.

Әлмәт муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Булат Исмагилов муниципаль хезмәт турында кагыйдәләргә кертелгән төп төзәтмәләр турында мәгълүматны күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International