1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен якты күңелле программа әзерләнгән.
8.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) Кайнар линия эшләячәк (тел. 45-35-87, тел. 45-50-59 балалар хокуклары, кайгырту һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары мәсьәләләре буенча). Шул ук көнне Мәшьгульлек үзәгендә (Герцин урамы, 86а) 9.00 сәгатьтән бирле балалары булган хатын-кызлар өчен хезмәт, социаль яклау һәм эш белән тәэмин ителгәнлек хакында канунчылык мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырылачак.
Онытылмаслык күңелле "Бәхетле балачак" бәйрәме шәһәр паркы сәхнәсендә узачак, ул сәгать 10.00 башланачак. Бәйрәм кысаларында төрле уеннар һәм конкурслар, мастер-класслар оештырылачак.