"Мириданс" халык биюе ансамбле "Мәскәү дусларны очрата" Владимир Спиваков академиясе фонды XIV халыкара фестивале лауреаты булды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

29 майдан алып 9 июньгә кадәр Мәскәүдә "Мәскәү дусларны очрата" XIV халыкара фестивале - иң масштаблы халыкара Владимир Спиваков хәйрия фонды проекты уза.

2004 елдан бирле ел саен иң яхшы концерт мәйданнарында Россия, БДБ, Балтия һәм ерак чит илләре регионнарыннан килгән илчеләр: солистлар-инструменталистлар, вокалистлар, бию һәм хор коллективлары, цирк студияләре, рәссамнар, оркестрлар һәм дирижерлар үзләренең сәнгатен күрсәтәләр. Быел фестиваль Россиядә экология елына багышланган һәм "Җан экологиясе" девизы астында уздырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International