Әлмәтлеләргә "Лобачевский дәвере" экскурсиясендә булу мөмкинлеге ачылачак

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

3 июнь көнендә Казан федераль университетында "КФУ: Киләчәк тарихы" бушлай экскурсияләре уздырылачак. Бу юлы кунакларга бөек математик, Евклид геометриясен төзүче, Казан университетының танылган ректоры Николай Лобачевский тормышы турында сөйләячәкләр.

Экскурсияләр бары тик бер көн эчендә 9.00, 11.00, 13.00 һәм 15.00 узачак. Һәр теләгән кеше алдан http://kpfu.ru/news/ekskursiya-39istoriya-buduschego39 сайтында язылырга мөмкин.

Тулырак белешмәләрне 8 (843) 233-73-45 телефоны буенча белеп була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International