ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

21 нче июнь көнне  эшмәкәрләр контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән очрашу чарасы ачык диалог форматында "Үсеш Территориясе" коворкинг-үзәгендә узды.

22 июнь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрде. Бу чара 12 яшькә кадәр балаларны автокреслосыз йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлтелгән.  

25 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә гает намазы узачак. Башлана 6.00 сәгатьтә. 

"Талантлар ачу" мәктәбе – сәләтле яшьләрнен һәм остазларның потенциалын ачу буенча төп преакселератор.  

Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергә җәмәгатьчелекнең һәм яшь буынның игътибарын туган якның әйләнә-тирәлеген яклау мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән "Туган як экологиясе" бәйгесен оештырды. Шуның турында ТР Экология министроыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә, 24 июнь көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында иң кечкенәләрне кызыклы программа көтәчәк. Алар өчен "Өч дуңгыз баласы"курчак спектакле күрсәтеләчәк һәм "эбру" стилендә су өстендә рәсем ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Әлмәт районындагы Иске Суркино авылында унберенче тапкыр Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” фестивале узачак.
Традиция буенча чуаш мәдәнияте фестиваленә Татарстан районнарыннан гына түгел, Чуашстаннан, Самар һәм Чиләбе өлкәләреннән дә бик күп кунаклар җыела. Учук – чуашларда иген үскән басу-кырлардан мул уңыш өмет итеп дога кылу йоласы. Иске Сүркино авылы халкы торгызган бу бәйрәмне уздырырга бүген республика тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Ул инде күптән туганнар һәм дусларның очрашу урынына әверелде.

ТУ-144 лайнерында интерактив техника музее проектлары конкурсын  КНИТУ-КАИ  игълан итте. 


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Торак йортларны капиталь ремонтлау кысаларында Әлмәт шәһәренең 13 торак йортында лифт җиһазларын алыштыру планлаштырылган. Лифт җиһазларын түбәндәге адреслар буенча алыштырачаклар:

Акциядә катнашучылар сугыш елларында һәм тыныч чорда хезмәт вазыйфаларын үтәгән вакытта үлгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган мемориаль стела янында үлеп киткән сугыш батырлары, гади солдатлар, офицерлар һәм Бөек Ватан сугышының канкойгыч көрәшләрендә сугышкан һәм тылда Җиңүне якынайткан кешеләрне хөрмәтләп искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International