Бүген, 22 июньдә, "Әлмәттә урам сәнгате үсеше" проекты кысаларында «Пэжо әфәндененең сәяхат итүче курчаклары” театры актеры Алекс мастер-класс үткәрәчәк.
Әлмәттә, көчле яшенле яңгырга карамастан, бөтенроссия акциясе узды. Йөзләп әлмәтле 21 июнь төнендә хәтер шәмен кабызырга килделәр.
Хәтер һәм кайгы көне кысаларында Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә яшәүчеләр "Ватанны Саклаучылар" мемориаль комплексы янында шәмнәр кабызып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын искә алдылар.
Буген, 22 нче июнь көнне Россияда хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне Россия халкы үз туган илләрен яклап гомерләрен биргән ватандашларын искә алалар.
«Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестивалендә катнашучылар исемнәре билгеле булды.
Бу 30 июнь көнне Әлмәтнең Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә узачак вакансияләр ярминкәсендә мөмкин булачак.
23 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Әлмәттә беренче тапкыр Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты “2017 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү” мәгълүмати-консультацион семинар үткәрә. Бу чарада ТИК "Татарстан Республикасында эшкуарлыкка ярдәм итү фонды” генераль директоры Афонин Андрей Геннадьевич катнашачак.
"Яшүсмер - 2017" ведомствоара оператив-профилактик операциясе кысаларында 5 майдан 19 июньгә кадәр район һәм шәһәр китапханәләрендә тематик очрашулар һәм әңгәмәләр узды.
23 нче июнь көнне балалар һәм яшүсмерләр иҗаты Үзәгендә ташландык материалдан ясалган костюмнар хәйрия бәйгесе узачак. Конкурсның темасы - “Балаларга – имин хәрәкәтле чиста шәһәр!”. Бу чара экология елына багышлана.
Быелгы бәйге Мәмәттә "Актау" хуҗалыгында узды. Традицион сыер савучылар һәм көтү яңарту буенча технологлар һәм механизаторлар арасында уздырылган бәйге ел саен истә калырлык итеп оештырыла һәм район терлекчеләренең, хезмәт ветераннарының үзенчәлекле сабан туен хәтерләтә. Араларында яшь белгечләр, мәктәп укучылары да бар иде. Бәйгедә килүчеләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда авыл хуҗалыгы фидакарьләре хезмәтенә олы рәхмәтен белдерде.
Бәйге азагында җиңүчеләр билгеләнде.