Әлмәттә "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында берничә мәдәни-күңел ачу чаралары узачак

2017 елның 23 июне, җомга

Шимбә, 24 июнь көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында иң кечкенәләрне кызыклы программа көтәчәк. Алар өчен "Өч дуңгыз баласы"курчак спектакле күрсәтеләчәк һәм "эбру" стилендә су өстендә рәсем ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

18.00 сәгатьтә "Шәмсинур" паркында «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан кызыклы бай эчтәлекле программа күрсәтелде. Анда "Барабанда уйнаучылар тамашасы", "Могҗиза иле" җыр театры, "Сандугач сайрар илем" балалар сәнгате фестивале лауреаты, дипломы һәм стипендия алучылары катнашты.

19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында "Лениногорскнефть" НГДУ сәнгати үзешчәнлек коллективлары концерты узачак.

19.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә яшьләр үзәге сәнгати студияләренең концерты үткәреләчәк, "Яшүсмер" үзәгеннән мастер-класслар һәм беренче балалар сәнгати мәктәбенең чыгарылыш укучыларының эшләре күргәзмәсе оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International