ТУ-144 лайнерында интерактив техника музее проектлары конкурсын КНИТУ-КАИ игълан итте.
Легендар лайнер озак еллар Казанның Авиатөзелеш районында торды. Хәзер ул яңа "прописка" алган - КНИТУның яңа бинасы янында Четаев урамында тора. Вузның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тәҗрибәле ТУ-144 2018 елның 31 нче декабрендә беренче очуының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, самолетта интерактив техника музее ачырга планлаштырыла.