Әлмәт районындагы Иске Суркино авылында унберенче тапкыр Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” фестивале узачак.
Традиция буенча чуаш мәдәнияте фестиваленә Татарстан районнарыннан гына түгел, Чуашстаннан, Самар һәм Чиләбе өлкәләреннән дә бик күп кунаклар җыела. Учук – чуашларда иген үскән басу-кырлардан мул уңыш өмет итеп дога кылу йоласы. Иске Сүркино авылы халкы торгызган бу бәйрәмне уздырырга бүген республика тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Ул инде күптән туганнар һәм дусларның очрашу урынына әверелде.