25 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә гает намазы узачак. Башлана 6.00 сәгатьтә.
Бәйрәм программасы 13.00 Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында башлана. Бәйрәм кунакларын аттракционнарга билетлар уйнату, хәрәкәтчән конкурслар, бүләкләр, призлар көтә. Шулай ук барлык бәйрәм кунакларын да тәмле пылау белән сыйлыйлар.