Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергә җәмәгатьчелекнең һәм яшь буынның игътибарын туган якның әйләнә-тирәлеген яклау мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән "Туган як экологиясе" бәйгесен оештырды. Шуның турында ТР Экология министроыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашыр өчен 10 сентябрьгә кадәр әзерләнгән һәм Татарстан территориясендә тормышка ашырылган проектларны Рус географик җәмгыятьнең региональ бүлегенең почтасына: Rgo.tatarstan@mail.ru җибәрергә кирәк.