Әлмәттә иң матур ишегалды, подъезд, балкон кайда һәм иң әйбәт ишегалды җыештыручы кем булуына конкурс игълан ителде. Бүген традицион бәйгегә нәтиҗә чыгару максатыннан җиңүгә исәп тотучыларның эше белән танышу башланды, дип яза җирле басма.
Әлмәттә яшәүчеләр РФ Дәүләт Думасы депутатына төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, аларның күбесе торак өлкәсен кагылдылар.
Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Афлятунова, Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, мөхтәрәм кунаклар, ветеран оешмалары рәисләре катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан, кунаклар һәм катнашучылар драмтеатр фойесында урнашкан күргәзмә стендларын карап уздылар.
Бүген Әлмәттә шәһәрнең һәм районның иң сәләтле укучыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Алар арасында 2016-2017 уку елларының төбәк һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар. Шулай ук укучыларның әзерләнүенә зур өлеш керткән педагогларны да котладылар.
1 июль көнне Әлмәттә Яшьләр көне узачак. Шәһәрнең ике мәйданчыгында бәйрәм программасы узачак. Шәһәрнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркында һәм шәһәр пляжында.
«Урам театры: пластика, интерактив» дип аталган курс кысаларында занятиеләр көн саен 17.30 дан 18.30 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгенең бию залында үтәчәк.
Әлмәт мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Быел 900дан артык укучы мәктәпне тәмамлады, шуларның 114 - медалистлар.
Быел Әлмәт яшьләре Татарстан делегациясе составында Идел буе "іВолга" форумында булып кайттылар.
Татарстан Республикасы һәм гомумән ил үсеше өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү өстенлекле әһәмияткә ия. Әлеге эш сыйфатына турыдан-туры инвестицион эшчәнлек нәтиҗәлеге бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында белдерде.
Рамазан гаетенең өченче бәйрәм көнендә Әлмәтнең үзәк мәчетендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мәҗлес узды.