Район башлыгы Айрат Хәйруллин 7нче мәктәп чыгарылыш укучыларына аттестат бирү тантанасында катнашты

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Әлмәт мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Быел 900дан артык укучы мәктәпне тәмамлады, шуларның 114  -  медалистлар. 

Яшьләр үзәгендә 7нче мәктәпнең 27 чыгарылыш укучысына аттестатлар бирү тантанасы үтте. Тантаналы чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов һәм башка мактаулы кунаклар катнашты.

Чыгарылыш  -  2017 иҗади һәм күңелле үтте, ул 7нче мәктәпне тәмамлаучы укучыларга, ата-аналарга һәм укытучыларга күп кенә көтелмәгән һәм оныта алмаслык хисләр һәм соклану бүләк итте: балалар һәм ата-аналар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, видео-мөрәҗәгатьләрне күрсәттеләр. Шул кичәне хәтердә калдыдыр өчен барысы да  гомуми фотографиягә төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International