Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Афлятунова, Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, мөхтәрәм кунаклар, ветеран оешмалары рәисләре катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан, кунаклар һәм катнашучылар драмтеатр фойесында урнашкан күргәзмә стендларын карап уздылар.
Әлмәттә 46 мең пенсионер гомер кичерә. Лаеклы ялдагыларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча районда максатчан эш алып барыла.
Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов бер еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Уңышлар да, чаралар да бик күп. Һәм күркәм үзгәрешләр, “Актив гомер озынлыгы” программасын тормышка ашыру дәвам итә.