Әлмәт районында сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүдә төбәк стандартын гамәлгә ашыру сораулары буенча фикер алыштылар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы һәм гомумән ил үсеше өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү өстенлекле әһәмияткә ия. Әлеге эш сыйфатына турыдан-туры инвестицион эшчәнлек нәтиҗәлеге бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында белдерде.

"Татарстан Республикасында сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүдә төбәк стандартын гамәлгә ашыру" темасына утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, видеоконференцэлемтә аша бөтен муниципаль районнар да катнашты.

Чарада шулай ук "Яңа проектларны алга этәрүдә Стратегик инциативалар агентлыгы" АКО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төбәк стандартын гамәлгә кертү өчен 2016 елда Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы һәм "Ворлдскиллс Россия" берлеге белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Килешү кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада стандартларны гамәлгә ашыруда координатор итеп билгеләнде, ә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет күзәтчелек итәргә тиеш.

"Татарстан тотрыклы рәвештә инвестицияләрне җәлеп итүдә иң алдынгы территория булып кала, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең төбәкне бизнес алып бару өчен  күп санлы дөнья компанияләре сайлады. Татарстан иң эре халыкара һәм Россия инвесторларын җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиеш. Яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру квалификацияле белгечләргә ихтыяҗны арттырачак. Безнең бурычыбыз - әлеге ихтыяҗны республика белгечләре исәбенә вакытында тәэмин итә алу".

Татарстан Президенты белдергәнчә, республика халыкара кооперация, икътисадны диверсификацияләү һәм заманча технологияләр нигезендә сәнәгатьне модернизацияләү яклы. Иң әһәмиятле проект итеп "ИнноКам" үзәге билгеләнде. Анда 30 меңнән артык югары квалификацияле эш урыннарын булдыру карала.

 

"ИнноКам" илебез икътисады өчен якындагы ун елга үсеш ноктасы булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Шулай ук "Иннополис"ка да өметләр зурдан. Анда республикадагы икенче махсус икътисадый зона урнашкан.

"Һәр яңа инвестор инфраструктура һәм дәүләт салым льготалары барлыгына гына карамый, ә территоричләрнең кадрлар белән тәэмин ителешенә дә игътибар итә", - дип саный ТР Президенты.

"2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә кешеләргә аеруча игътибар бирелә, - диде ул. - Гамәлгә ашырыла һәм планлаштырыла торган инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда грамоталы белгечләрне җәлеп итү каралган. Аеруча Татарстан Хөкүмәте, муниципалитетлар, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре арасында уртак эшне тәэмин итү мөһим".

ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International