Бүген Әлмәттә шәһәрнең һәм районның иң сәләтле укучыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Алар арасында 2016-2017 уку елларының төбәк һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар. Шулай ук укучыларның әзерләнүенә зур өлеш керткән педагогларны да котладылар.
Быел Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп турында Әлмәт районының 18514 мәктәп укучысы катнашты. Муниципаль этапта – 3188.
Район укучылары командасы копилкасында - 53 призлы урын.