Әлмәттә иң матур ишегалды, подъезд һәм чәчәктә утыручы балкон конкурсы уза

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәттә иң матур ишегалды, подъезд, балкон кайда һәм иң әйбәт ишегалды җыештыручы кем булуына конкурс игълан ителде. Бүген традицион бәйгегә нәтиҗә чыгару максатыннан җиңүгә исәп тотучыларның эше белән танышу башланды, дип яза җирле басма.

Бәйгене оештыручылар – шәһәр башкарма комитеты һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты. Комиссия составында департамент вәкилләреннән тыш экология белгечләре һәм журналистлар да бар.

 Быел бәйгегә дүрт номинациягә 26 заявка кабул ителгән. Иң күбе – «Иң яхшы ишегалды» һәм «Иң яхшы ишегалды җыештыручысы» номинациясендә.

Комиссия үз эшен «Альянс» ҖҖ идарәче компнаиясе гаризалары белән танышудан башлады. Тукай проспекты, 19 нчы йорт адресы буенча урнашкан конкурсантлар бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары түгел. Валентина Голенищева пенсиягә чыкканнан бирле үз подъезды каршындагы участокларны чын мәгънәсендә гөлбакчага әверелдергән. Биредә сортлы розалар, лилия һәм чалма чәчәкләре хуш ис таратып утыра, көзен балаларны мәктәпкә озату өчен кашгарыйлар да тамыр җәйгән. Үзе яшәгән подъезд исә кунакларны пөхтәлеге белән җәлеп исә. Биредә этаж саен гөл бүлмәләре үсә, яшәүчеләрнең күбесе бу эшне бик хуплап Валентина Осиповнага ярдәм итеп яши.

Моннан тыш комиссия идарәче компаниясе биргән заявка буенча Маяковский урамы, 2, Совет урамы, 171 йортында да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International