ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

Җәйге каникуллар җитү белән Әлмәт районының һәр мәктәбендә диярлек  балалар сәламәтләндерү лагерьлары ачылды. Укучылар көн саен лагерьларга барганда юллар аша уза. Шуның белән бәйле рәвештә, балаларга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр.

Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру турында киңәшмә узды. Аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Роза Әфләтүнова уздырды.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Архив бүлеге, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелегенең көньяк-көнчыгыш территориаль инспекциясе, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы  заманча шартлар тудырылган биналарга күчте. 

2018 елда Әлмәтнең 51 йортында капиталь ремонт көтелә.

Әлеге уникаль учреждениенең барлыкка килүе белән әлмәтлеләр «Татнефть» ААҖнә рәхмәтле.

Өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту, шулай итеп гомер озынлыгына да этәргеч бирүче уникаль программа ел башыннан гамәлгә куела башлады. Аның кысаларында сәламәтләндерү тренажерлары заллары  Җәлил, Азнакай, Лениногорскида ачылды. Бүген шундый үзәкләрнең берсе Әлмәттә дә ишекләрен ачты. Ул Чехов урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан. Тантана барышында «Татнефть» ААҖнең бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов, район башакарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов чыгыш ясады.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең  суд приставлары белән берлектә уздырылган рейды нәтиҗәсез үтмәде. 3 сәгать эчендә вакытында административ штрафларын  түләмәгәннәргә карата 8 беркетмә төзелде. Аларның дүртесе салымнар, калганнары кредитлар буенча. Ике автомобильгә арест салынды.

30 майда Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев яңа һөнәри бәйрәм – Кораб төзүчеләр көнен булдыру турында указга кул куйды.
Указ 2 июньдә Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылды. Документка ярашлы, Кораб (судно) төзүчеләр көне 29 июньдә билгеләнә. Бу көннең үз тарихы да бар. 1667 елның 29 июнендә патша Алексей Михайлович указы нигезендә дәүләт заказы белән Русиядә беренче хәрби “Орел” корабы төзелгән.Әле Русиянең суднолар төзү тармагында 200 меңнәр артык кеше хезмәт сала.

Региональ авыл туризмы ассоциациясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы администрациясе белән бергә II районара "Азнакай районы тәҗрибәсендә Татарстан Республикасындагы көньяк-көнчыгыш районнарының авыл туризмын үстерү" семинар-киңәшмәсен оештыра, ул 2017 елның 13-14 июлендә Азнакай шәһәрендә, Актюбинский шәһәр тибындагы поселокта узачак.

"Бердәм Россия" партиясенең беренчел бүлекләренең сәркатипләрен укыту "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлегенең сәркатибе, район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы буенча оештырылды. Семинарны «Джи Эм Си Консалтинг» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан уздырылды.

Әлмәт районының 23 нче янгын бүлегендәТүбән Мактама бистәсенең 2 нче санлы мәктәбе укучылары кунакта булып кайтты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International