ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

20 август көнне Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары үтте. "ЯФ белән дөнья тирәли" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте:  «Яшьлек»,  «Шамсинур» скверлары,  «Алнас»стадионы, шәһәр  пляжы, шәһәр паркы.


20
август, 2017 ел
якшәмбе

19 август көнне «Шәһәрнең мəдəни мохите» проекты кысаларында төрле чаралар Әлмәтнең 9 мәйданында үтте. 


19
август, 2017 ел
шимбә

Һава торышы Әлмәт районы җир биләүчеләренә көн саен бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю буенча эшләрнең темпларын үстерергә ирек бирә. Агымдагы елда бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданы 44822 га тәшкил итә. 19 август көненә 14730 га (33%) мәйданнан уңыш җыеп алынган, гомуми тарттырылган күләм 48676 тонн тәшкил итә. 

"Дөнья фестивале" Әлмәт районының Каськи авылында Россиянең төрле шәһәрләреннән 250 кешене берләштерде. Ике көн эчендә этник һәм бардлар музыкасы буенча мастер-класслар, семинарлар һәм концертлар үтте.


18
август, 2017 ел
җомга

22 августта иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу чикләү Тельман урамыннан башлап Фәхретдин һәм Сөләйманова урамнарына кадәрге арага кагыла. 

Әлмәт районы кырларында урак өсте дәвам итә. Төшке аш вакытында район мәдәният йортының иҗади коллективлары кырда эшләүчеләрнең күңелләрен күтәрәләр. 

Беренче тапкыр «Tatarstan Top Hotels & Restaurants Award» премиясе 2016 елда Казан шәһәрендә оештырылган иде.

Мәгариф – республика үсешендә өстенлекле тармак, бу «Стратегия-2030»да чагыла. Нәкъ менә белем аша дөнья үзгәрә, шуңа күрә аның мультипликатив нәтиҗәсен бәяләмәү дөрес булмас иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быел бу чара Мөслим мунициципаль районында узды.     

15-17 август көннәрендә Кичуй, Новоникольск авыл җирлекләрендә, Түбән Мактамада П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең рус музыка тарихы кафедрасы профессоры Савельева Нина Михаил улы җитәкчелеге астында рус авылларының җыр-инструменталь халык гореф-гадәтләрен өйрәнү масаты белән оештырылган «Җырларда  – халык җаны» исемле  фольклор-этнографик экспедиция үтте.

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International