23 августтан алып 27 августка кадәр Казан шәһәрендә 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча Европа беренчелеге узачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараена (Сибгат Хаким, 70 урамы) керү урыныннан уң якта урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең 5 ярышу кортларында үтәчәк.
2 сентябрьдә Әлмәттә «Татнефть Әлмәт марафоны– 2017» узачак.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Узган җомгада Казанда машина йөртү осталыгы буенча хатын-кызлар арасындагы бәйгенең финалы узды.Анда үз шәһәрләрендә җиңү яулаган автоледилар катнашты. Беренче урын белән «Автоледи–2017» исемен Казаннан Аделя Бәдриева яуласа, Әлмәттән Евгения Иголкина икенче булды. Барлык призерларга кубоклар, дипломнар, акчалата премияләр бирелгән.
"Римера" компанияләре группасына керә торган "Алнас" заводының шефлыкка алынган территориясе территориаль иҗтимагый үзидарәсе - 17 республика бәйгесендә беренче урынны яулады һәм 665 мең сумлык грантка ия булды. Акчаларны территорияне төзекләндерүгә юнәлтәчәкләр.
Әлмәт районы иҗат коллективлары Лениногорск районында чыгыш ясадылар. Аларның чыгышлары аеруча җылы кабул ителде. Әлмәт артистларына рәхмәт сүзләре әйтелде.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 79 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 907 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүгенге киңәшмәдә керемнәрне легальләштерү һәм милекне теркүнең төп күрсәткечләре турында сү барды. Киңәшмәдә ТР Президенты кадрлар резервы вәкилләре дә катнашты.
Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.
Әлмәт сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче медицина хезмәткәрләренең 175 баласы быел беренче класска барачак.