Беренче тапкыр «Tatarstan Top Hotels & Restaurants Award» премиясе 2016 елда Казан шәһәрендә оештырылган иде.
Быел «Tatarstan Top Hotels & Restaurants Award» премиясендә 30 ресторан катнаша. Безнең шәһәрдән «Суаре» кафесы көрәшәчәк. Бәйге 1 августта старт алды, һәм инде 13 август көнне аның кысаларында «Суаре» кафесының шеф-покары Ләйсән Камаловадан Казанда яшәүчеләр өчен кулинария мастер-классы үтте.
Әлмәтлеләр шәһәребезнең кафесы өчен http://top-award.ru/ сайтында тавыш бирә ала.