Һава торышы Әлмәт районы җир биләүчеләренә көн саен бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю буенча эшләрнең темпларын үстерергә ирек бирә. Агымдагы елда бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданы 44822 га тәшкил итә. 19 август көненә 14730 га (33%) мәйданнан уңыш җыеп алынган, гомуми тарттырылган күләм 48676 тонн тәшкил итә.