Әлмәт районы кырларында урак өсте дәвам итә. Төшке аш вакытында район мәдәният йортының иҗади коллективлары кырда эшләүчеләрнең күңелләрен күтәрәләр.
17 август көнне артистлар «Кичучат» хуҗалыгы ындыр табагы эшчеләре алдында чыгыш ясадылар.