20 август көнне Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары үтте. "ЯФ белән дөнья тирәли" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте: «Яшьлек», «Шамсинур» скверлары, «Алнас»стадионы, шәһәр пляжы, шәһәр паркы.
Әлмәткә хәтта Олимпия чемпионы да килде. Якшәмбе иртәсендә футбол стадионында «I loverunAlmet» марафонында катнашучылар очрашты. Күнекмәләргә җиңел атлетика буенча Олимпия чемпионы - Гөлнара Галкина-Сәмитова кушылды.
Шәһәр пляжында Мәскәү шәһәреннән килгән рәсми Zumba инструкторы Аделия Подольскаядан зумба буенча мастер-класс үтте.