19 август көнне «Шәһәрнең мəдəни мохите» проекты кысаларында төрле чаралар Әлмәтнең 9 мәйданында үтте.
18.00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан программа оештырылды, мастер-класслар үткәрелде.
Шәһәр пляжында "Совет кинематогрофы шедеврлары" исемендәге ачык һавада кино күрсәтү оештырылды.
Чехов урамында шәһәрнең яшь җырчылары катнашуы белән "Безнең кинолардагы яраткан җырлар" концерты узды.