ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Төзүче (8, 10, 12, 16, 18, 20, 20а, 20b, 22, 26, 28), Гафиятуллина (29а, 29b), 31, 33, 35, 39, 41, 43, 45, 47, 49, 51A, 51b), Ленин (104a, 104b, 106, 108, 110, 112, 114а, 114b, 116, 118, 120) һәм Әминов (9, 9а, 11, 11а).

Иртәгә, 19 июньдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр, томан. Көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, локаль боз. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 4-9, көндез 6-11, урыны-урыны белән 14 кә кадәр, яшен вакытында тизлеге 15-18 м/с.

21 июньдә 12:00 сәгатьтә «Сәламәтлек» паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «2STEP» урам биюләре фестивале узачак. Биючеләр һәм урам культурасын яратучылар бөтен Татарстаннан киләчәк.

Мобиль интернетка керү мөмкинлеген вакытлыча чикләү-дошман пилотсыз очкычлары белән көрәшүнең нәтиҗәле чараларының берсе. Ул «Пилотсыз куркынычсызлык» режимы вакытында эш итәчәк.

2025 ел башыннан республикада яшәүче 5280 кеше Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юллама алды.

«Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар район хастаханәсе» ДАССОның педиатрия стационары табиб-педиатры Алия Бикчурина Сочида узган «ОЛИМПИЯ – XII» спортның Көч төрләре буенча Европа Ачык чемпионатында 1 нче урынны яулады.

Балалар өчен күңел ачу чаралары, җанлы музыка, якты бию кичәләре, мастер-класслар һәм тагын бик күп кызыклы нәрсәләр — болар барысы да «Мәдәни мохит» проекты кысаларында уза.

2025 елның 18 июнендә Әлмәт зур югалту кичерде. 83 яшендә күренекле театр эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Р.Төхфәтуллина, «Ел актеры», «Тантана», Дамира Кузаева исемендәге премияләр лауреаты – Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев, безнең горурлыгыбыз һәм татар сәхнәсенең иң якты йолдызы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Рамил Әкрәм улы Бәдретдиновны сәламләде һәм Ватанны саклаганы өчен рәхмәт белдерде.

Контакт челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында 17 июньнән 18 июньгә каршы төндә Төзүчеләр проспектында профилактик карау һәм ремонт эшләре үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International