Нефть югары мәктәбе кампусы базасында традицион нефть саммиты уза, анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Еллык саммит нефть сәнәгатен үстерү стратегиясен эшләү өчен төп мәйданчык булып тора.
Саммитның эш программасы экология олимпиадасында җиңүчеләр һәм «Мәктәп биолабораторияләре» программасы лидерлары белән очрашудан башланды.
Республиканың 1049 мәктәбен һәм 171 меңнән артык баланы үз эченә алган программа кысаларында 800дән артык тематик дәрес үткәрелә. Аерым алганда, мәктәп биолабораторияләрендә укучылар микроклонлаштыру ысулы белән чыгарылган үсемлекләрне үстерү белән шөгыльләнәләр.
Шулай ук экологик грамоталылыкны арттыруга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән иске кәрәзле телефоннарны җыю һәм эшкәртү буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде.
Очрашу барышында Җитәкчеләр укучыларның дөньяда климат үзгәрү проблемаларына һәм киләчәк буын өчен белем сайлауның мөһимлегенә кагылышлы сорауларына җаваплар бирделәр.