Тантаналы чара ЗАГС идарәсендә узды. Фидакарь хезмәтләре, рухи юмартлыклары һәм үсеп килүче буынның киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән «Опека» идарәсе башлыгы Маргарита Шәмсуллина өч гаиләгә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чакырылган гаиләләр исеменә җылы сүзләр, яратучан һәм ачык йөрәкләре, зирәклекләре һәм сабырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. ЗАГС идарәсе балалар өчен күңел ачу-уен программасы әзерләгән һәм бүләкләр тапшырган. Тәрбиягә алган әти-әниләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләделәр.
Соңгы елларда «Опека» идарәсендә исәптә торучы балалар саны кимеде.