Барлык көллиятләр һәм техникумнар турында мәгълүмат бер урында!

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы көллиятләре һәм техникумнары буенча Навигатор эшләде.

Навигатор мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәрләр, белгечлекләр һәм республиканың һөнәри белем бирү оешмаларын сайлауда ярдәм итү өчен билгеләнгән түләүсез мәгълүмати платформа булып тора. Платформа укучыларга булачак һөнәрне яки белгечлекне үзләрен кызыксындырган тармак нигезендә сайларга мөмкинлек бирә. Сайланган юнәлеш нигезендә система әлеге һөнәр яисә белгечлек буенча әзерлек алып баручы Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары исемлеген тәкъдим итәчәк, анда учреждениеләрнең контакт белешмәләре һәм алар белән алга таба танышу өчен аларның рәсми мәгълүмат ресурсларына сылтамалар күрсәтеләчәк.

Хәзерге вакытта платформа пилот режимында эшли һәм сылтама буенча мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International