Әлмәттә XI республика ачык кыр олимпиадасына старт бирелде!

2025 елның 11 июле, җомга

Традиция буенча олимпиада «Татнефть» ГАҖнең «Кояшлы» балаларны савыктыру лагере базасында уза. Биредә ярышлар, мастер-класслар һәм конкурслар уздыру өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, алар балаларга теоретик белемнәрен практикада ныгытырга һәм геология өлкәсендә үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә.

Быел олимпиадада 390 кеше катнашты, шуларның 312се — мәктәп укучылары, ә 78е — аларның укытучылары һәм остазлары.

Рөстәм Миңнеханов нефть-газ тармагын үстерүдә һәм файдалы казылмалар чыгаруның югары стандартларын саклауда яшь талантлы геологларның аерым ролен ассызыклады.

«Татарстанның уникаль геологик тарихы һәм белгечләрнең күпьеллык тырышлыгы республикабызны Россиянең нәтиҗәле нефть чыгару үзәкләренең берсенә әйләндерде», — дип билгеләде ул.

Олимпиада 2014 елдан бирле республика Рәисе ярдәме белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International