Бүген Яр Чаллы IT-паркында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Әлмәттән берьюлы өч проект иң яхшылар дип табылды һәм конкурста җиңүчеләр исеменә лаек булды.
Быел конкурс бөтен Татарстаннан 585 гариза җыйды, шуларның 43е — Әлмәт районыннан.
Әлмәтлеләрне бу җәйдә яңа ишегалды вакыйгалары көтә! Тиздән сезне җиңүче проектлар белән таныштыра башлыйбыз!