ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

12-15 сентябрь көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен үткәрелә. 

 

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.

15 сентябрь көнне Татарстанның мәдәният учреждениеларында бердәм мәдәният дәресе узачак, анда мәктәп укучыларына Беренче сыйныф укуысының мәдәни көндәлеген тапшырачаклар.

Ветераннарга ярдәм итү - дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының һичшиксез бурычы. Соңгы еллар эчендә шәһәр һәм районда ветераннарның тормышын һәм матди-көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

Литвада радиопеленгация буенча узган ярышларда Нәҗип Мухитов ике алтын медальгә лаек булды. 21 нче Европа чемпионатында М60 ярышында  Россиядән Мугинов белән берлектә тагын өч спортчы катнашты. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Әлеге волонтерлар ятим балалар өчен татар һәм рус телләрендә төрле шигырьләр, хикәяләр укыячаклар.

12 се көнне 90 яшен тутырган Каукап Мухаметгалеевна Мифтахутдинова өчен бик тантаналы башланып китте. Аны котларга район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге  һәм якыннары, дуслары килде.

12 сентябрьдә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында 2017 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шулай ук "Җәй" республика үзәге директоры Раил Муратшин брифингны алып бардылар.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең ат спорты буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе хезмәткәрләре "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" дигән күңелле стартлар үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International